• Русский
  • Татарча

«ТР мәктәп китапханәләренең 2020 нче елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2021 нче елга бурычлар турында» республика киңәшмәсе

2021 нче елның 1 нче февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының китапханә-мәгълүмат бүлеге «ТР мәктәп китапханәләренең 2020 нче елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2021 нче елга бурычлар турында» республика киңәшмәсендә катнашты.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында узды.

Рәислек итүче: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Закирова Минзәлия Заһри кызы.

Катнашучылар: район бүлекләренең (идарәләренең) белем бирү процессын ресурслар белән тәэмин итү методистлары.

Киңәшмә барышында чыгыш ясадылар:

  1. Гайфуллина Л.А., ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы укыту-методик тәэмин итү секторының әйдәп баручы киңәшчесе. Чыгышның темасы: «ТР мәктәп китапханәләренең 2020 нче елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2021 нче елга бурычлар турында»
  2. Хаҗиева Е.В., Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының китапханә-мәгълүмат бүлеге башлыгы. Чыгышның темасы: «Китапханәченең һөнәри юнәлешен үстерү»
  3. Шәймөхәммәтова А.М., Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбе директоры. Чыгышның темасы: «Авыл җирлегендә мәгълүмати-китапханә үзәген үстерү»
  4. Исхакова Л.М., Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары буенча белем бирү процессын ресурслар белән тәэмин итү буенча методист. Чыгышның темасы «Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнарында 2021-2022 уку елына федераль һәм региональ исемлек дәреслекләренә заказлар буенча эш тәҗрибәсеннән»
  5. Байкова Л.Р., Казан шәһәре 174 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе китапханәчесе. Чыгышның темасы: «Федераль һәм региональ дәреслекләргә һәм уку әсбапларына заказны планлаштыру өчен тәкъдимнәр»

Үзенең йомгаклау сүзендә Закирова Минзәлия Заһри кызы Татарстан Республикасы мәктәп китапханәләренең 2021 елга эш планы белән таныштырды.