• Русский
  • Татарча

«Татарстан Республикасы педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләрнең 2020 елда квалификация күтәрү йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар турында» республика киңәшмәсе

4 нче февральдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында «Татарстан Республикасы педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләрнең 2020 елда квалификация күтәрү йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар турында» республика киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры И.Г. Һадиуллин, өстәмә һөнәри белем бирү экспертлар советы әгъзалары, өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары, мәгариф белән идарә итү муниципаль органнары вәкилләре катнашты.

Докладлар белән чыгыш ясадылар:

  • Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Закирова М.З.: «2020 елда Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең квалификация күтәрү йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар турында»;
  • Министр урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Р.Г.: «2020/2021 уку елында мәгариф өлкәсенең норматив-хокукый актларында төп үзгәрешләр турында»;
  • ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры Ногманова Л.Н.: «Укытучының өзлексез һөнәри үсешенең когнитив-цифрлы мохите»;
  • Казан шәһәренең Совет районы укыту-методика эшләре буенча җитәкче урынбасары Сомова Л.В.: «Казан шәһәренең Совет районында өзлексез һөнәри үсешенең кайбер аспектлары турында;
  • Педагогларның һөнәри осталыгын һәм квалификациясен бәяләү үзәге директоры Мингалиева Л.Э.: «Бәяләү үзәге эшчәнлеге һәм аның башка оешмалар белән хезмәттәшлеге»;
  • КФУ педагогик хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын өзлексез үстерү үзәге директоры Шәйхелисламов Р.Ф.: «Мәгариф хезмәткәрләренең мәктәп укучыларының функциональ грамоталылыгын үстерүгә әзерлеген формалаштыру үзәге эшчәнлеге»;
  • ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирү үсеше бүлеге башлыгы Шәяхмәтова Р.И: «Республиканың РФ Мәгариф министрлыгы Академиясе белән үзара хезмәттәшлеге турында».

Киңәшмә барышында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы рәхмәтләре белән өстәмә һөнәри белем бирү экспертлар советы әгъзалары, мәгариф белән идарә итү муниципаль органнары методистлары бүләкләнде.

Фотогалерея