• Русский
  • Татарча

«Безнең мәктәптә укыдылар» россиякүләм проекты

Хөрмәтле коллегалар!

«Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары ассоциациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге исеменнән Сезне «Безнең мәктәптә укыдылар» федераль проектында катнашырга чакырабыз, ул «Россия Мәгърифәт министрлыгы академиясе» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесе белән берлектә гамәлгә ашырыла. Әлеге проект кысаларында Сезгә – тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларына, укучыларыгыз белән бергәләп, уңышларга ирешкән һәм кече ватаныбыз, илебез үсешенә зур өлеш керткән мәктәбегезне тәмамлаучыларның (безнең замандашларыбызның) мәктәп биографияләрен искә төшерергә тәкъдим ителә.

Үзегез җыйган мәктәп биографияләрен 2021 елның 15 нче мартына кадәр проектның координаторы Коверова Мария Иван кызы почтасына (KoverovaMI@apkpro.ru) җибәрегез.

Киләчәктә сезнең якташларыгыз – замандашларыгызның сез җибәргән мәктәп биографияләреннән «Уңышка мәктәп старты» дигән агарту җыентыгы тупланачак. Җыентык мәктәпләр тарафыннан сыйныф җитәкчеләре һәм өстәмә белем бирү педагоглары өчен уку әсбабы сыйфатында кирәк булачак.

Иң кызыклы эшләрнең автор укучылар коллективлары академия призлары белән бүләкләнәчәк, ә әлеге коллективларның педагог-җитәкчеләре академиянең экспертлар һәм консультантлары исемлегенә керәчәк.

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары ассоциациясе
119991, Мәскәү шәһәре, Ленин проспекты, 32а
Moscow 119991
Russia