• Русский
  • Татарча

«ДоШКОЛЬНЫЙ мир» - ата-аналар һәм мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен нәшрият проекты

2021 елның 5 нче февралендә Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен «Мәктәпкәчә белем бирү: МББО белән идарә итүнең нәтиҗәле практикалары» курсы кысаларында «ДоШкольный мир» федераль журналының баш мөхәррире Бесчаскина Ирина Владимир кызы (Уфа шәһәре) белән онлайн-очрашу узды.

«ДоШКОЛЬНЫЙ МИР» журналы - хәзерге заман ата-аналары һәм педагоглар өчен кызыклы интервьюлар, иҗади мастер-класслар, табиблар, психологлар, педагоглар, белгечләр консультацияләре, фотопроектлар белән үрелеп барган федераль журнал. Россия Федерациясенең 15 төбәгендә: Мәскәү, Вологда, Иркутск, Ростов, Сахалин, Томск, Төмән өлкәләрендә; Красноярск һәм Байкал арты крае; Татарстан Республикасы, Саха (Якутия) һәм Чувашия; Ханты-Манси автономияле округы, Төньяк Осетия-Аланиядә таратыла.

Курсларга килүчеләрне журналда тәкъдим ителгән авторлык педагогик табышлары, инновация проектлары, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән балалар бакчалары педагог-практиклары эшенең уникаль тәҗрибәсе кызыксындырды.

Ата-аналар һәм педагоглар өчен «ДоШкольный мир» федераль журналы редакциясе һәм Башкортостан Республикасының Ата-аналар һәм педагоглар ассоциациясе Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын хезмәттәшлеккә чакырды һәм мәгариф, фәнни-тикшеренү, укыту-методика, консультация, мәгълүмати эшчәнлек кысаларында үзара ярдәм итүне тәкъдим итте.

Фотогалерея