• Русский
  • Татарча

«Цифралы белем бирү мохите шартларында рус телен һәм әдәбиятын укытуның актуаль мәсьәләләре» проблемасы буенча рус теле һәм әдәбияты укытучылары курслары

2021 елның 25 нче гыйнварыннан 6 нчы февраленә кадәр дәүләт биреме кысаларында «Цифралы белем бирү мохите шартларында рус телен һәм әдәбиятын укытуның актуаль мәсьәләләре» проблемалары буенча рус теле һәм әдәбияты укытучылары курслары узды. Укулар нигездә дистанцион рәвештә, өч көн көндез (очно) үткәрелде.

Казан шәһәренең «90 нчы гимназиясе»ндә стажировка уңышлы үтте. Анда гимназия укытучылары үзләренең тәрбияләнүчеләрен ТДИ һәм БДИга ничек әзерләүләре турында сөйләделәр, әдәбият һәм сөйләм дәресләрендә цифрлы технологияне куллану алымнарын күрсәттеләр, рус теле һәм әдәбияты дәресләрендә карталар төзү буенча тәҗрибә белән уртаклаштылар, бу карталарны күрсәттеләр һ.б. Курсларны тыңлаучылар «Сүз төркемнәрен өйрәнгәндә иҗади эшләр» темасы буенча проектлар төзеделәр.

Фотогалерея