• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы башлангыч сыйныфлар укытучылары өчен семинар

Гомуми белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән муниципаль белем бирү системаларының юл карталарын гамәлгә ашыруны методик тәэмин итү кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтынң мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы 2021 елның 10 февралендә «Мәгариф сыйфатын бәяләүгә заманча алымнар: ВПР: әзерлек, нәтиҗәләрне анализлау, коррекцион эш» темасы буенча онлайн режимында практик-юнәлешле семинар үткәрде.

2021 елга Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында белем бирү сыйфатын арттыру буенча чаралар планы (юл картасы) нигезендә әзерләнгән семинарда районда башлангыч белем бирүче 70 педагог катнашты.

Семинарның модераторлары - мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты З.И. Җамалетдинова, Казан шәһәре Идел буе районы «6 нчы гимназия»нең башлангыч сыйныф укытучылары Любицкая Р.Ф., Садриева Г.Р., Балык Бистәсе районында ВПР нәтиҗәләрен анализлауны исәпкә алып, үз чыгышларында ачыклаган җитешсезлекләрне бетерү буенча үз вакытында, предметлар укыту методикасын камилләштерү, үзвакытында коррекцион эшне планлаштыру зарурлыгына игътибар иттеләр; башлангыч сыйныф укытучыларын математика, әйләнә-тирә дөнья һәм рус теле буенча ВПРга әзерлек эшләрен башкару буенча тәкъдимнәр әйттеләр.

Семинарда катнашучылар семинарны оештыручыларга һәм модераторларга зур рәхмәт белдерделәр.

Фотогалерея