• Русский
  • Татарча

Чит тел укытучылары өчен «Сыйныф җитәкчесе буларак чит тел укытучысының роле» темасына мастер-класс

Гамәлгә куючының дәүләт биреме чаралары планын үтәү йөзеннән (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2020 елның 25 декабрендәге 1406/20 номерлы приказы) «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең Лингвистик лабораториясе Казан шәһәре Идел буе районының «40 нчы гимназия» МБМУ базасында «Сыйныф җитәкчесе буларак чит тел укытучысының роле» темасына чит тел укытучылары өчен гамәли-юнәлешле республика мастер-классы оештырды һәм уздырды.

Мастер-класста Казан шәһәре Идел буе районы «40 нчы гимназия» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең педагогик хезмәткәрләре, шулай ук Татарстан Республикасының Әгерҗе, Ютазы, Мамадыш, Әлмәт, Чүпрәле, Зеленодольск, Нурлат, Әтнә, Баулы, Чистай, Түбән Кама, Лаеш, Теләче районнарыннан чит тел укытучылары катнашты.

Мастер-класста катнашучылар чит телне өйрәнгәндә дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлекне интеграцияләү алымнары һәм практик юнәлешле эшләнмәләре белән уртаклаштылар. «40 нчы гимназия»нең чит тел укытучысы мастер-классы барышында сыйныф җитәкчесе буларак чит тел укытучысы эшенең фрагментларын күрсәттеләр. Мастер-класс Татарстан Республикасының чит тел укытучыларында зур кызыксыну уятты, чит телне өйрәнүнең тәрбияви потенциалы бүген аеруча мөһим булуын тагын бер кат күрсәтте.

Фотогалерея