• Русский
  • Татарча

Татар теле (туган тел) һәм әдәбияты укытучыларының квалификацияләрен күтәрү курслары кысаларында онлайн-стажировка

2021 елның 11 нче февралендә “Хәзерге заман шартларында туган (татар) телен һәм әдәбиятын укыту методикасында яңа алымнар” программасы буенча квалификация күтәрү кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытучылары Арча районының 7 нче номерлы урта мәктәбе базасында онлайн-стажировка уздылар.

Мәктәп педагоглары уку һәм класстан тыш эшчәнлек тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, татар теле дәресләрен күрсәттеләр һәм мастер-класслар уздырдылар. Тыңлаучылар инновацион технологияләрне куллану өлкәсендә файдалы мәгълүмат алдылар, әзерлекнең һәм укытуның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үттеләр.