• Русский
  • Татарча

«Башлангыч мәктәптә цифрлы белем бирү мохитен үстерү» курслары тәмамланды

2021 елның 12 нче февралендә башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү буенча өстәмә һөнәри программа тыңлаучыларын «Башлангыч мәктәптә цифрлы белем бирү мохитен үстерү» темасы буенча укыту тәмамланды. Квалификация күтәрү курсларын 28 башлангыч сыйныф укытучысы уңышлы үтте.

Педагоглар электрон белем бирү ресурсларын эшләү процессын тирәнтен өйрәнделәр, уку процессында компьютер программалары һәм интернет-сервислар белән эшләү күнекмәләрен формалаштырдылар, дистанцион уку инструментларыннан файдалану буенча гамәли эшчәнлек тәҗрибәсе алдылар, онлайн-платформаларда эшләү күнекмәләрен камилләштерделәр, онлайн-дәресләр әзерләү һәм уздыру үзенчәлекләре турында үз күзаллауларын киңәйттеләр.

Тыңлаучылар узган курсның актуальлеген һәм файдасын билгеләп үттеләр, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре - Гаязова Нурия Тәлгать кызына, Мусинова Ольга Юрий кызына, Галеева Айсылу Зөфәр кызына тыңлаучылар белән профессиональ практик, мөһим, актуаль һәм эчтәлекле мәгълүмат бирүләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тыңлаучыларга киләчәктә педагогик эшчәнлекләрендә уңышлар тели.

Курслар кураторы: Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы