• Русский
  • Татарча

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Ел укытучысы – 2021» Бөтенроссия конкурсының зона туры

19 февраль көнне Мамадыш шәһәрендә туган тел (татар теле) һәм әдәбият укытучыларының «Ел укытучысы – 2021» Бөтенроссия конкурсының зона туры узды.

5 укытучы – Татарстан Республикасының Мамадыш, Балык Бистәсе, Саба, Алабуга һәм Питрәч муниципаль районнары муниципаль этапларында җиңүчеләр – үзләренең дәресләрен һәм мастер-классларын күрсәттеләр. Жюри составында мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты Җамалетдинова Зөлфирә Исхак кызы һәм татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Фәттахова Рузилә Фирдәвес кызы да бар иде.

Фотогалерея