• Русский
  • Татарча

Технология укытучылары өчен «Технология» предметы өлкәсен укытуның нәтиҗәле практикалары» онлайн-семинары

2021 нче елның 18 нче февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан «Технология» предметы өлкәсен укыту концепциясен тормышка ашыру чаралары планы кысаларында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының технология укытучылары өчен «Технология» предметы өлкәсен укытуның нәтиҗәле практикалары» темасына онлайн-семинар оештырылды.

КФУның Алабуга институты гомуми инженерлык әзерлеге кафедрасы мөдире, технология буенча республика мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы жюри рәисе, педагогика фәннәре кандидаты Седов Сергей Алексеевич гомуми белем бирү мәктәбендә технологияне укыту проблемалары һәм перспективалары турында сөйләде, катнашучыларның технологиядән олимпиада үткәрү буенча сорауларына җавап бирде.

Яшел Үзән муниципаль районының технология укытучылары Кулишов Максим Валерий улы, Калина Надежда Геннадьевна (Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе), Ростовцева Ольга Александровна (3 нче Гимназия), Гарин Илья Игорь улы ( Осиново, В.В.Карпов исемендәге лицей), шулай ук Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының стажировка мәйданчыгы педагоглары – Казан шәһәре Вахитов районы 98 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе: Илюшина Гөлсинә Алимбәк Кызы, Мельникова Наталия Сергеевна, Илларионова Анастасия Анатольевна, Ханеева Наталья Петровна, Кондрашкин Михаил Викторович, Чайко Наталья Васильевна алдынгы методлар, укыту алымнары һәм программа чаралары белән уртаклашты.

Чыгыш ясаучыларның материалларын түбәндәге сылтама аша алырга мөмкин: https://cloud.mail.ru/public/KjAn/CNzJu4WYX.

Әлеге семинар безнең институтның быел «Технология»фән өлкәсен укыту концепциясен тормышка ашыру планы буенча беренче чарасы булды. Әгәр үз эшләнмәләрегез белән уртаклашырга телисез икән, үз тәкъдимнәрегезне почта аша тәкъдим итә аласыз: lab.vospitan@gmail.com.

Фотогалерея