• Русский
  • Татарча

«Мәгариф оешмасының бюджеттан тыш эшчәнлеген оештыру» семинары

«Мәгариф оешмасының бюджеттан тыш эшчәнлеген оештыру» семинары

2021 нче елның 20 нче февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан "Мәгариф оешмасының бюджеттан тыш эшчәнлеген оештыру" темасына семинар үткәрелде. Чара Zoom платформасында турыдан-туры трансляция белән узды.

Семинарның максаты - белем бирү оешмасының бюджеттан тыш эшчәнлеген оештыру һәм үстерү өлкәсендә җитәкчеләрнең һәм педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри компетенцияләрен күтәрү.

Казан шәһәре 7 нче лицей-интернатының җәмгыять белеме укытучысы, мәгариф өлкәсендә практик юрист Баязитов Айрат Әлфис улы белем бирү оешмасының бюджеттан тыш эшчәнлеген оештырганда килешүләр төзү турында җентекләп сөйләде һәм катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

Казан шәһәре 7 нче лицей-интернатының укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Саматов Илнур Гомәр улы мәктәптә бюджеттан тыш эшчәнлекне оештыру һәм алып бару тәҗрибәсе белән уртаклашты, өстәмә белем бирүнең трендлары турында сөйләде, эшнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча үз киңәшләрен бирде.

Катнашучыларның фикерләренә караганда, семинар бик нәтиҗәле узды.

Фотогалерея