• Русский
  • Татарча

Чистай муниципаль районында «Ел укытучысы-2021» Бөтенроссия конкурсының бишенче зона этабын ачу

«Ел укытучысы-2021» Бөтенроссия конкурсының зона этабы бүген Татарстан Республикасының Чистай районында дәвам итә. 2021 елның 24-25 февралендә Югары Ослан, Лаеш, Алексеевск, Яшел Үзән һәм Чистай районнары укытучылары, шул исәптән "Педагогик дебют" номинациясендә чыгыш ясаучы яшь педагоглар дәресләр һәм мастер-класслар күрсәтәчәкләр.

Хәзерге вакытта конкурсның 4 зона этабы артта калды, анда 23 муниципаль район педагоглары катнашты.

Барлык укытучыларга конкурста җиңү юлында уңышлар телибез!

Фотогалерея