• Русский
  • Татарча

«Башлангыч мәктәптә эшчәнлек практикасы» виртуаль белем бирү практикасы

2021 елның 24 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының дәүләт биреме нигезендә мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы тарафыннан видеоконференция форматында «Башлангыч мәктәптә эшчәнлек практикасы» укыту практикасы үткәрелде.

Чарада катнашучылар алдында «Планета» нәшриятының (Мәскәү шәһәре) методик хезмәте җитәкчесе Ирина Викторовна Папченкова чыгыш ясады. Белем бирү практикасы кысаларында педагогларга уку биремнәрен - "Рус теле белән мавыгу", "Математика белән мавыгу", "Мавыгып уку" дигән уку-укыту әсбапларын кулланып тикшеренүләр үткәрү мөмкинлеге бирелде.

Педагоглар өчен нәшриятның дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда кулланыла торган заманча методик материалларына җентекле күзәтү ясалды. Укытучылар башлангыч мәктәптә "Планета" нәшриятының "Укыту сыйфаты" һәм "Мавыгып уку" серияләреннән электрон интерактив һәм мультимедиа кушымталарын куллану турында белделәр. Шулай ук әлеге ресурсларны дистанцион укытуда куллану мөмкинлекләре дә билгеләп үтелде.

Әлеге чара кызыклы һәм бай эчтәлекле, практик юнәлешкә ия булды һәм барлык катнашучыларда да уңай фикерләр уятты.

Уку әсбаплары демонстрацион версияләренең титул битләре