• Русский
  • Татарча

Халыкара туган телләр көне кысаларында Россия Федерациясенең туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучылары өчен вебинар

2021 елның 19 февралендә Халыкара туган телләр көне кысаларында Мәгарифне үстерү институты тарафыннан Төмән өлкәсенең туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучылары өчен «Белем бирү программаларының мәҗбүри өлешендә туган телне укытуны гамәлгә ашыру шартлары» темасына вебинар үткәрелде.

Вебинарда Төмән өлкәсеннән 60 тан артык педагог катнашты.

Чара Россия Федерациясе төбәкләрендә туган тел (татар телен) һәм әдәбиятны саклап калуда методик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән иде.

Вебинарда катнашучылар татар теле һәм әдәбияты кафедрасына зур рәхмәт белдерделәр һәм чараның бик кирәкле һәм мәгълүматлы булуын билгеләп үттеләр.