• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасында Бөтенроссия югары технологияләр һәм эшкуарлык атналыгын оештыру һәм үткәрү

2021 елның 24 нче февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «"РОСНАНО Мәктәп Лигасы" федераль мәгариф челтәре» инновацион проектын гамәлгә ашыру буенча төбәк ресурс үзәге эшчәнлеге кысаларында "Татарстан Республикасында Бөтенроссия югары технологияләр һәм эшкуарлык атналыгын оештыру һәм үткәрү" темасына республика семинары уздырды.

Мәгарифне үстерү стратегияләрен гамәлгә ашыру үзәге хезмәткәрләре тарафыннан түбәндәге мәсьәләләр каралды: «Бөтенроссия Югары технологияләр һәм техноэшкуарлык атнасы — "РОСНАНО Мәктәп лигасы" проектында катнашучыларның үзара хезмәттәшлегенең яңа форматы (Корнева С.Н.)", "Югары технологияләр һәм эшкуарлык атнасы кысаларында мәгариф вакыйгалары тасмасы" (Зәйнуллин М.А.).

Семинар эшендә Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмалары педагоглары катнашты.

Язмага сылтама: https://clck.ru/TR55F

Фотогалерея