• Русский
  • Татарча

«Хәзерге заман мәгарифе: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар» республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

2021 елга дәүләт биреме нигезендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе «Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге» белән берлектә 2021 елның 25 мартында «Хәзерге заман мәгарифе: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар» республикакүләм фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.

Конференциянең максаты: мәгарифне үстерүнең төп мәсьәләләре буенча фикер алышу, иң яхшы педагогик тәҗрибәләрне тәкъдим итү һәм тәҗрибә уртаклашу, хәзерге заман мәгарифенең актуаль проблемаларын чишү юлларын эзләү.

Конференциядә катнашу өчен туган тел (рус, татар, чуваш, мордва, удмурт телләре) һәм әдәбияты укытучылары чакырыла.

Конференцияне үткәрү урыны: Советлар Союзы Герое Ханжин Павел Семенович исемендәге 1 нче номерлы Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе

Үткәрү формасы: көндезге-читтән торып.

«Хәзерге заман мәгарифе: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар» республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе нигезләмәсе