• Русский
  • Татарча

«Тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре» укыту предметын укытуда форма, методларны, укыту чараларын яңартуның актуаль проблемалары» темасына республикакүләм түгәрәк өстәл

«Тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре» укыту предметын укытуда форма, методларны, укыту чараларын яңартуның актуаль проблемалары» темасына республикакүләм түгәрәк өстәл

2021 елның 25 мартында, дәүләт бурычын гамәлгә ашыру кысаларында, «Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе Лениногорск муниципаль районы Мәгариф идарәсе белән берлектә «Тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре» предметын укыту формаларын, методларын, чараларын яңартуның актуаль проблемалары” темасы буенча республикакүләм түгәрәк өстәл уздырды.

Онлайн режимда республика педагоглары тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләрен укыту формаларын, методларын, чараларын яңарту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Лениногорск районы педагоглары ТИН дәресләрендә универсаль уку гамәлләрен формалаштыру һәм укучыларның ТИН дәресләрендә проект-тикшеренү эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыру процессында метапредмет алымын куллану эшен тәкъдим иттеләр. Конференциядә ТР мәгариф оешмаларының 100 дән артык педагогик хезмәткәре катнашты. Әлеге чара эшендә ТР Лениногорск МР мәгариф идарәсе башлыгы В.С. Санатуллин да катнашты.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар шулай ук мәгарифне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, тәҗрибәләр күрсәттеләр һәм дискуссия вакытында тәҗрибә алмаштылар.

Фотогалерея: