• Русский
  • Татарча

Халыкара катнашу белән «Хәзерге заман мәгарифенә тотрыклы үсеш идеяләрен интеграцияләү: инновацияләр, уңышлы практикалар» россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе

Халыкара катнашу белән «Хәзерге заман мәгарифенә тотрыклы үсеш идеяләрен интеграцияләү: инновацияләр, уңышлы практикалар» россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе

«Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе 2021 елның 27 апрелендә халыкара катнашу белән Татарстан Республикасында «Җир хартиясе» халыкара инициативасы кабул ителүнең 20 еллыгына багышланган «Хәзерге заман мәгарифенә тотрыклы үсеш идеяләрен интеграцияләү: инновацияләр, уңышлы практикалар» россиякүләм фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.

Конференциядә катнашуга Россия Федерациясе мәгариф идарәсе муниципаль һәм төбәк органнары вәкилләре, өстәмә һөнәри (педагогик) белем бирү оешмалары, әйдәп баручы экспертлар, югары уку йортлары галимнәре, аспирантлар, студентлар, мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары чакырыла.

Конференциянең проблемалы кыры барлык төр һәм типтагы мәгариф оешмаларында тотрыклы үсеш идеясен гамәлгә ашыруның теоретик һәм практик аспектларына багышланган.

Конференциядә катнашу өчен теркәлү узарга кирәк: https://clck.ru/Trs4a

Мәгълүмат хаты һәм нигезләмәгә сылтамаhttps://clck.ru/TrsLn

Фотогалерея: