• Русский
  • Татарча

«Тәрбияченең һөнәри һәм шәхси үсеше» семинары («Укытучы 2.0»)

«Тәрбияченең һөнәри һәм шәхси үсеше» семинары («Укытучы 2.0»)

2021 елның 27-28 февралендә Түбән Кама шәһәренең «24 нче лицей-интернат» МББУ базасында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан «Тәрбияченең һөнәри һәм шәхси үсеше» темасына Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары тәрбиячеләре өчен семинар үткәрелде. Чара Россия мәгариф академиясенең «Укытучы 2.0» инновацион мәйданчыгын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Семинарга чакырылган тәрбиячеләр эмоциональ һәм һөнәри януны кисәтү буенча тренингларда катнаштылар, төркемнәрдә тәрбия әңгәмәләрен төзеделәр, укучыларның психологик үзенчәлекләре буенча лекцияләр тыңладылар, төрле педагогик ситуацияләргә җаваплар алдылар, үзләренең финанс грамоталылыгын үстерделәр, түгәрәк өстәлдә үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Катнашучылар фикеренчә, семинар шәхси һәм һөнәри компетенцияләрне үстерү өчен бик файдалы булды. Моннан тыш, педагоглар башка шундый оешмалардан килгән коллегалары белән якыннанрак таныштылар һәм алга таба эшләү өчен көч тупладылар.

Фотогалерея