• Русский
  • Татарча

Авыл гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында россиякүләм конкурс

Авыл гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында россиякүләм конкурс

«Казан дәүләт аграр университеты» ЮБ ФДБМУ фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды белән берлектә авыл гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында россиякүләм АгроНТИ конкурсын уздыра.

Конкурс 5 юнәлештә үткәрелә:

  • Агрокоптерлар (пилотсыз очу аппаратларының бүлеп урнаштырылган системалары, автомат идарә системалары);
  • АгроРоботлар (авыл хуҗалыгы техникасы белән идарә итүнең электрон автоматлаштырылган системалары);
  • АгроКосмос (авыл хуҗалыгын цифрлаштыруда космик фотоларны һәм веб-ГИС технологияләрен куллану);
  • АгроМетео (һава торышын фаразлау, һава торышы архивын булдыру, аналитика);
  • АгроБио (авыл хуҗалыгы культуралары авыруларыннан һәм корткычлардан биологик саклау алымнары).

Конкурс 3 этапта узачак:

  1. Төбәкара (читтән торып) – 2021 елның 1 апреленнән 16 апреленә кадәр онлайн тест формасында;
  2. Төбәкара (көндезге) – 2021 елның 12 маеннан 14 маена кадәр Казан ДАУ базасында. Читтән торып үткәрелгән этапның 250 җиңүчесе (конкурсның һәр юнәлеше буенча 50 шәр) төбәкара көндезге формада үткәрелә торган этапның катнашучылары булачак. Көндезге этап вакытында катнашучылар гамәли биремнәр үтәячәк.;
  3. Финал 2021 елның сентябрендә Әлмәт шәһәрендә үтәчәк. Финалга һәр юнәлеш буенча 5 әр этап җиңүчесе уза.

Конкурста катнашу өчен 2021 елның 31 мартына кадәр http://kids.agronti.ru сайтында теркәлергә мөмкин.

Мәгълүмати хат