• Русский
  • Татарча

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының 2021 елда Яр Чаллы шәһәрендә уза торган зона этабы

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының 2021 елда Яр Чаллы шәһәрендә уза торган зона этабы

26 февраль көнне Яр Чаллы шәһәрендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этабы үткәрелде.

7 укытучы – Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәре, Менделеевск, Минзәлә, Тукай һәм Әгерҗе муниципаль районнары муниципаль этапларында җиңүчеләр – үзләренең дәресләрен һәм мастер-классларын күрсәтте. Жюри составында Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Фәттахова Рузилә Фирдәвес кызы эшләде.

Фотогалерея