• Русский
  • Татарча

«Просвещение» нәшрияты вебинарларда катнашырга чакыра

«Просвещение» нәшрияты вебинарларда катнашырга чакыра

1. «Просвещение» нәшрияты 2021 елның 10 мартында 15.00 сәгатьтә педагоглар, китапханәчеләр һәм белем бирү оешмалары җитәкчеләре дәреслекләренең федераль исемлегенә үзгәрешләр кертү мәсьәләләре буенча вебинарда катнашырга чакыра.

2021 елның 2 мартында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 2020 елның 23 декабрендәге дәреслекләрнең федераль исемлегенә үзгәрешләр кертү турында 766 номерлы боерыгы басылды. Вебинар кысаларында түбәндәге сораулар каралачак:

  • исемлектә ниләр үзгәрде, нәрсәгә игътибар итәргә;
  • дәреслекләрнең федераль исемлегенә нинди дәреслекләр кертелгән һәм кайсылары кире кайтарылган;
  • сез нәшрияттан нинди методик ярдәм ала аласыз.

Вебинарда теркәлергә.

22021 елның 11 мартында «Просвещение» компанияләр төркеме «Инглиз телен өйрәнүдә заманча алымнар» дигән вебинар уздыра.

Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча узарга һәм теркәлергә кирәк: https://events.webinar.ru/20063065/8176201.

Сез күрсәткән e-mail’га вебинарга керү өчен шәхси сылтама белән хат киләчәк, әлеге сылтама буенча 15 минут эчендә күчәргә кирәк. Вебинарда катнашу бушлай

"Инглиз телен өйрәнүдә заманча алымнар" вебинары турында мәгълүмати хат