• Русский
  • Татарча

ТР гомуми белем бирү оешмаларының туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “Яңа буын (УМК “Сәлам!”) белән эшләү үзенчәлекләре” республика семинары

2021 елның 23 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән расланган дәүләт биреме нигезендә ТР Югары Ослан муниципаль районының “Макыл урта мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе базасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укытучылары өчен “Яңа буын УМК “Сәлам!” белән эшләү үзенчәлекләре” темасына багышланган республика семинары үткәрелде.

Семинар эшендә түбәндәгеләр катнашты:

  • Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филол. фәннәре канд. Шәмсетдинова Р.Р.;
  • Методист МР «Мәгариф бүлеге» МКУ методисты Дәүләтшина Г.И.;
  • Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының "Исаева" исемндәге Макыл урта мәктәбе директоры Панасик В.;
  • Макыл урта мәктәбе директоры урынбасары Баканова А.Н.;
  • Туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары.

Семинар барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  • Татар мәдәниятен һәм татар телен саклау һәм өйрәнү буенча белем бирү һәм тәрбия эшчәнлеген оештыру.
  • Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районында «Сәлам» УМК ярдәмендә татар телен чит тел буларак укыту (анализ һәм перспективалар).
  •  "Яңа буын УМК ("Сәлам" УМК) белән эшләү үзенчәлекләре".

Семинар эшенең практик нәтиҗәсе булып Татарстан Республикасы укытучылары арасында «Сәлам " УМК кулланып рус төркемнәрендә татар телен укыту контекстында мәгариф мәсьәләләрен хәл итүгә кагылышлы педагогик тәҗрибәне тарату булды.».

Фотогалерея: