• Русский
  • Татарча

«Яшьүсмерләрнең аутоагрессив тәртибен беренчел профилактикалауны оештыру» квалификация күтәрү буенча өстәмә һөнәри программаны гамәлгә ашыру

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең Психология, Педагогика һәм андрагогика кафедрасы тарафыннан «Яшьүсмерләрнең аутоагрессив тәртибен беренчел профилактикалауны оештыру» квалификация күтәрү буенча өстәмә һөнәри программаны гамәлгә ашырылды. 

Укыту вакыты: 12 апрель - 2021 елның 23 апреле. Программаның күләме: 72 сәгать (куратор - Шәрифҗанова К.Ш., педагогика фәннәре кандидаты, психология, педагогика һәм андрагогика кафедрасы мөдире. Укыту формасы читтән торып уку. Укулар 25 педагогик хезмәткәр узды.

Курслар кысаларында тыңлаучылар суицидаль хәвеф-хәтәргә һәвәс булган яшүсмерләр белән эшләүне ачыклау һәм эшләү проблемасы, аутодеструктив тәртипле балаларның психологик үзенчәлекләре, практик методикалар буенча эш үзенчәлекләре, шулай ук бала белән элемтә урнаштыру, ата-аналар белән элемтә урнаштыру, дистанцион форматта консультацияләү, буллинг һәм кибербуллингны профилактикалау методлары турындагы сорауларга җаваплар алдылар. 

Нәтиҗәләр ясаганда, тыңлаучылар курсларны оештыруның югары дәрәҗәдә булуын, программаның гамәли юнәлешле булуын, укытуның барлык этапларында озатуны яхшы оештыруны, укыту вакытында оператив һәм нәтиҗәле коммуникацияләрне, профессорлар-укытучылар составының югары һөнәри осталыгын билгеләп үттеләр.

 

Фотогалерея: