• Русский
  • Татарча

«Башлангыч сыйныф укытучылары өчен нәтиҗәле белем бирү инструментлары» күчмә семинары

2021 елның 17 маенда Татарстан Республикасы Мәгариф институтының дәүләт биреме нигезендә мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы “Рус сүзе” нәшрияты белән берлектә Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының башлангыч сыйныфлар укытучылары өчен “Башлангыч сыйныфлар укытучылары өчен нәтиҗәле белем бирү инструментлары” дигән күчмә семинар уздырды. 

Чарада катнашучылар алдында Алевтина Рюриковна Федорова, "Русское слово" нәшриятының мәгълүмат-методика бүлеге методисты, педагогика фәннәре кандидаты чыгыш ясады. Семинарда мәктәпнең мәгълүмат-белем бирү даирәсендә төрле электрон ресурслар кулланып, педагогик эшчәнлекне оештыруга бәйле мәсьәләләр каралды. 

Нәшриятның дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә кулланыла ала торган белем бирү инструментлары җыелмасына җентекле күзәтү ясалды. Укытучылар башлангыч мәктәптә электрон интерактив һәм мультимедиа кушымталарыннан файдалану турында белделәр. 

Чара эчтәлеге буенча файдалы булды, практик юнәлешкә ия булды.

Фотогалерея: