• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы муниципаль районнары педагоглары өчен «Белем бирү оешмалары һәм педагоглар сайты белем бирү процессы белән идарә итүнең нәтиҗәле коралы буларак» республика онлайн-семинары

«Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең Россия мәгариф академиясенең инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысасында 2021 елның 17 маенда «Цифрлы белем бирү мохите» юнәлеше буенча Татарстан Республикасы муниципаль районнары педагоглары өчен «Белем бирү оешмалары һәм педагоглар сайты - белем бирү процессы белән идарә итүнең нәтиҗәле инструменты» темасы буенча республика онлайн-семинары узды. 

Онлайн-семинар кысаларында Авиатөзелеш районының «33 нче гимназия» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең һәм Казан шәһәренең идел буе районының «19 нчы гимназия»  вәкилләре, актуаль бурычларны хәл итү, мәгълүмати тәэмин итү һәм белем бирү процессы белән нәтиҗәле идарә итү өчен, сайтны заманча һәм уңайлы чара буларак куллану тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Авиатөзелеш районының «33 нче гимназия» МББУ директоры Шаяхмәтова Нелля Шамил кызы гимназиянең цифрлы киңлеген мәгариф оешмасы идарәсенең нәтиҗәле инструменты буларак кулланырга мөмкин булуын сөйләде.  Гимназиянең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Нуруллина Эльмира Рафик кызы белем бирү процессын системалаштыру һәм белем бирү оешмасы эчендә нәтиҗәле хезмәттәшлек итү өчен Microsoft Teams платформасын куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты, ә гимназиянең туган тел һәм әдәбияты укытучысы Фәйзуллина Ләйсән Фәнис кызы, белем бирү оешмасының сайты мәктәпнең мәгълүмати ачыклыгын тәэмин итүдә ярдәм итә алуын күрсәтте. Маркухина Ольга Владимировна, Идел буе районы 19нчы гимназиясе директоры урынбасары Казан белем бирү процессында катнашучыларның актив хезмәттәшлеге өчен мәгълүмати киңлекне куллану буенча гимназия тәҗрибәсен гомумиләштерде. 

Язылу өчен сылтама: https://youtu.be/z1UcsUhqQOo

Фотогалерея: