• Русский
  • Татарча

«Җәмгыять белемен укыту контекстында XXI гасырның глобаль проблемалары» онлайн семинары»

2021 елның 12 маенда «Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең 10:00 сәгатьтә тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен «Җәмгыять белемен укыту контекстында XXI гасырның глобаль проблемалары» темасына семинар үткәрә. ТР ИҮА галимнәре һәм укытучылары, республиканың гамәли укытучылары чыгышлары планлаштырылган. Алар төп һәм урта белем бирү программасы кысаларында заманча дөнья үсешенең шундый катлаулы һәм актуаль мәсьәләләрен укытуда үз тәҗрибәләрен күрсәтәчәкләр.
Сәламләү сүзе белән Бөтенроссия Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары ассоциациясенең төбәк бүлеге рәисе Р.Р. Фәхретдинов чыгыш ясаячак.
Семинар онлайн режимда ТР Мәгарифне үстерү инсттуты мәйданчыгында узачак. Семинар эшендә катнашырга ТР тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, төп, урта һәм өстәмә белем бирү программаларын тормышка ашыручы, әлеге проблематика белән кызыксынучы педагоглар чакырыла. Онлайн платформага керү өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://forms кgle/EW5mXC79ZyyyXUmeA

 

 

Фотогалерея: