• Русский
  • Татарча

"Белем" Россия җәмгыяте оештырган "Яңа белем" федераль мәгърифәтчелек марафоннары

2021 елның 20 маеннан 22 маена кадәр «Белем» Россия җәмгыяте тарафыннан оештырыла торган «Яңа белем»федераль агарту марафоны узачак.

Марафонның төп чаралары Мәскәү, Санкт-Петербург, Владивосток, Новосибирск, Казан, Сочи, Түбән Новгород һәм Калининград шәһәрләрендә узачак һәм онлайн - форматта трансляцияләнәчәк.

Онлайн - трансляцияне исәпкә алып, катнашучыларның гомуми аудиториясе якынча 5 млн. кеше тәшкил итәчәк.

Марафонның төп максаты - Россиянең төрле өлкәләрдәге казанышларын күрсәтү, катнашучыларны дәүләт идарәсе, мәдәният һәм сәнгать, фән, бизнес һәм спорт вәкилләре белән таныштыру.

Чарада шулай ук «Белем» җәмгыяте эшчәнлеге юнәлешләре һәм проектлары тәкъдим ителәчәк, ул югары технологияле агарту платформасы буларак, яңа форматта эшли башлый .

Сезне чарада катнашырга һәм анда катнашучылар алдында чыгыш ясарга чакырам.

Элемтә өчен җаваплы зат — Китаев Евгений Викторович, тел. +79251329597.

Мәгълүмати белешмә