• Русский
  • Татарча

Татарстанда узачак: «Гаилә кризис кичерә. Аңа ничек ярдәм итәргә" психологлар белән турыдан-туры эфирлар сериясе

14 майда 14:00 сәгатьтә «Гаилә кризис кичерә. Аңа ничек ярдәм итәргә".

Эфир эксперты - Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының тәрбия, өстәмә белем бирү һәм асоциаль тәртип профилактикасы лабораториясенең фәнни хезмәткәре Башлай Эльвира Хамзеевна.

Очрашу модераторлары: 

  • Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева
  • Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева. 

Туры эфирны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты сайтында яки түбәндәге сылтама буенча карарга була: https://prav.tatarstan.ru/pressa/broadcast.htm

Бу эфир бөтен Россиядән ата-аналар һәм балалар, укытучылар өчен психологлар белән 7 туры эфирның берсе булачак.

Эфирны оештыручылар - балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы.

"Кайнар линия" телефоны (843) 294-96-10.