• Русский
  • Татарча

«Китап һәм укуны алга этәрү буенча мәктәп китапханәләре эше» республика семинары

2021 елның 27 маенда «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе 2021 елга дәүләт биреме нигезендә «Китап һәм укуны алга этәрү буенча мәктәп китапханәләре эше» республика семинарын уздыра. 

Семинарның максаты: мәктәп китапханәләре белгечләренең укучылар белән массакүләм эш оештыру һәм балалар һәм яшүсмерләр укуларын активлаштыру буенча һөнәри компетентлыгын арттыру. 

Чара кысаларында «Детская литература» нәшрияты АҖ җитәкчелеге белән очрашу һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты укытучылары, мәгариф оешмалары педагоглары, китапханәчеләре һәм «Республика яшүсмерләр китапханәсе»ТР ДБУК җитәкчеләре катнашында мастер-класслар планлаштырылган. 

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан эш вакытында үз-үзен тоту кагыйдәләренең үтәлүе һәм бәхәсле очракларны җайга салу буенча комиссиясе Моның өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://clck.ru/Uoh3w

Урыннар саны чикләнгән. 

Үткәрү урыны: ТР Мәгарифне үстерү институты , Казан ш., Зур Кызыл ур., 68, ауд. 203 (актлар залы).
Үткәрү вакыты: 11.00 сәгатьтән 14.30 сәгатькә кадәр.
Теркәү 10.30 сәгатьтә башлана.

Чарада катнашучылар сертификатлар алачак.

Чараның Онлайн-трансляциясе түбәндәге сылтама буенча барачак:
https://www.youtube.com/channel/UCxNUO1z68a2OMqE4xJlc2hA

Өстәмә мәгълүмат өчен җаваплы оештыручыларга мөрәҗәгать итәргә:

  • Хаҗиева Елена Васильевна, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының китапханә-мәгълүмат бүлеге башлыгы, элемтә өчен телефон: 236-56-33, 8-927-412-87-67,
  • Сайфиева Ольга Валентиновна, китапханә-мәгълүмат бүлеге белгече, элемтә өчен телефон: 236-56-33, 8-986-908-21-04.
Фотогалерея: