• Русский
  • Татарча

«Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм асоциаль күренешләрне профилактикалау: проблемалар һәм перспективалар» III республика фәнни-гамәли конференциясе

2021 елга дәүләт биреме нигезендә Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты, педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәтмәләре нигезендә 2021 елның 28 маенда «Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм асоциаль күренешләрне профилактикалау: проблемалар һәм перспективалар» III республика фәнни-гамәли конференциясе оештырылды һәм үткәрелде. 

Конференция эшендә Татарстан Республикасының 400 педагогик хезмәткәре катнашты. Конференция программасы нигезендә пленар утырышта кафедраның профессорлар-укытучылар составы докладлары һәм чыгышлары тыңланды һәм тикшерелде. Практиклар балигъ булмаганнар белән эшләү буенча кызыклы тәҗрибә тәкъдим иттеләр. Онлайн-конференцияне алып баручы - «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең Педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы мөдире Шәрифҗанова К.Ш. чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры Яковенко Т.В. мөрәҗәгать итте. 

Көн кадагындагы мәсьәләләр буенча фикер алышканда, конференциядә катнашучылар ведомствоара бәйләнешне ныгыту – балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау системасын гамәлгә ашыруда уңышның төп факторы, дигән тезисны бер тавыштан хупладылар. 

Конференция эше нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде. Конференция керүчеләргә санлы сертификатлар һәм Рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды.

Фотогалерея: