• Русский
  • Татарча

ТР Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советының чираттагы утырышы булды

2021 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советының чираттагы утырышы узды, анда стратегик һәм икътисадый үсеш буенча проректор Р. Г. Хәмитов тарафыннан тәкъдим ителгән мәсьәләсе - «Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә институтның катнашуы турында»  фикер алышынды: 

Гыйльми Советның көн тәртибе:

  1. Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә институтның катнашуы турында.
  2. Пландагы кулъязмаларны бастыру өчен тәкъдим.
  3. Төрлесе.

Фәнни советта институт хезмәткәрләренең республика "август" педагогик конференциясенең тематик секцияләрендә катнашуы буенча Юл картасы каралды, республика «август» педагогик конференциясенең тематик секцияләре өчен тарату материалын (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре заявкалары буенча) бирү вариантлары каралды.
Шулай ук гыйльми советта институтның агымдагы эшчәнлеге белән бәйле берничә мәсьәлә каралды. Институт хезмәткәрләре тарафыннан дәүләт биреме кысаларында әзерләнгән кулъязмалар кабул ителде һәм бастырырга тәкъдим ителде. Институтның 2021 елның сентябрендә планлаштырылган бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге фәнни-гамәли чараларда катнашуы турында фикер алышынды.

Фотогалерея: