• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен вебинар

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы 2021 елның 7 июнендә «Белем бирү сыйфатын бәяләүдә заманча алымнар: методик ярдәм күрсәтү, мохтаҗ балалар өчен адаптацияләнгән белем бирү программасы, белем бирү-тәрбия эшчәнлеген планлаштыру, бәяләү, коррекция эше, нәтиҗәләргә анализ» темасына Татарстан Республикасы Баулы, Лаеш һәм Балык Бистәсе районнары мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләре өчен вебинар үткәрде.

Вебинар барышында мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын бәяләү мәсьәләләре каралды, мәктәпкәчә белем бирүнең төп белем бирү программасын төзү, парциаль программалар сайлау, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен белем бирү программасын модельләштерү, белем бирү эшчәнлеген планлаштыру һәм бәяләү, коррекцион эш һәм нәтиҗәләрне анализлау буенча методик киңәшләр бирелде.

Вебинар модераторы - С.Н. Башинова, психология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты.

Вебинарда катнашучылар алынган мәгълүматның кирәклеген билгеләп үттеләр. Мәктәпкәчә белем бирү сыйфатын мониторинглау мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында белем бирүнең сыйфатын эчке һәм тышкы бәяләү механизмнарын камилләштерергә, мәктәпкәчә белем бирүнең муниципаль һәм региональ системасын үстерү өчен кирәкле мәгълүматларны алырга мөмкинлек бирә.