• Русский
  • Татарча

Республика методик эшләнмәләр конкурсы тәмамланды 

2021 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының онлайн мәйданчыгында Бөек Петрның 350 еллыгына багышланган Республика методик эшләнмәләр конкурсына йомгак ясалды.

Йомгаклау этабына методик эшләнмәләре сайлап алынган педагоглар аларны киң аудитория алдында тәкъдим иттеләр. Халык алдында яклау нәтиҗәләре буенча, эксперт жюри конкурсның призерларын һәм җиңүчеләрен билгеләде, алар исемле дипломнар белән бүләкләнде. Конкурсның йомгаклау этабында катнашучыларга тиешле сертификатлар тапшырылачак. Конкурсның оештыру комитеты әлеге чарада актив катнашкан барлык педагогларга зур рәхмәт белдерә. Педагогларның һөнәри эшчәнлеген методик яктан тәэмин итүнең мондый формалары алга таба да аларның осталыгын камилләштерүгә ярдәм итәр дип ышанабыз.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының "Бөек Петрның 350 еллыгына багышланган методик эшләнмәләрнең республика конкурсы нәтиҗәләре турында" гы 374 нче боерыгы

Фотогалерея: