• Русский
  • Татарча

Полилингваль мәктәпкәчә белем бирү буенча һөнәри әзерлек

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында 2021 елның 25 июнендә мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының 37 педагогын «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә полилингваль белем бирү һәм полилингваль тәрбия бирү» (кураторы – мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы Мифтахетдинова Н.Р.) өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча укыту тәмамланды.  

2021 нче елның 29 нчы мартыннан 25 нче июненә кадәр мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балаларга этномәдәни тәрбия бирү һәм полилингваль белем бирү өлкәсендә һөнәри эшчәнлекнең яңа төрен башкару өчен һөнәри компетенцияләрне формалаштырдылар һәм камилләштерделәр. Программаны тормышка ашыру кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралды::

  • мәктәпкәчә яшьтәге балаларның поликультура киңлегендә уен эшчәнлеген оештыру методикасы;
  • мәктәпкәчә яшьтәге балаларга күпмәдәни белем бирүдә заманча педагогик технологияләр;
  • Татарстан республикасында яшәүче халыкларның милли гореф-гадәтләренә, милли кыйммәтләренә һәм мәдәниятенә сакчыл мөнәсәбәтенә нигезләнгән гаилә тәрбиясе үзенчәлекләре;
  • полилингваль мохит шартларында эшчәнлек алып бару нигезендә белем бирү процессын модельләштерү. 

Практика барышында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә полилингваль белем бирүне оештыруның заманча модельләре һәм формалары өйрәнелде.
Дәүләт йомгаклау аттестациясе кысаларында тыңлаучылар мәктәпкәчә полилингваль белем бирү һәм мәдәни тәрбия өлкәсендә компетенцияләрнең югары дәрәҗәдә оештырылганлыгын күрсәттеләр.

Фотогалерея: