• Русский
  • Татарча

Чистайда мәктәпкәчә белем бирүнең актуаль проблемалары турында фикер алыштылар

2021 нче елның 29 нчы июнендә республика педагогларының август киңәшмәсе кысаларында  Чистай шәһәрендә мәктәпкәчә белем бирү педагогларының «Мәктәпкәчә белем бирү системасын үстерү ресурсы буларак балалар бакчаларының инновацион практикасы» дигән секция эше оештырылды.
Пленар утырышта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Заһри кызы Закирова катнашты.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Ногманова Людмила Николаевна «Өзлексез һөнәри үсеш: ресурслар, проектлар һәм практика" темасы белән чыгыш ясады.
Пленар утырыш барышында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында мәктәпкәчә балачакның үзенчәлеген һәм үзкыйммәтен исәпкә алып белем бирү процессын оештыруның актуаль мәсьәләләре каралды. 

Секция эшенең беренче өлешендә Чистай шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары балалар бакчасы һәм социум хезмәттәшлегенең, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә этномәдәни белем бирүне гамәлгә ашыру, сәламәтлекне саклау технологияләрен куллану, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга технологик белем бирү буенча заманча белем бирү практикаларын тәкъдим иттеләр. 

Секция эшенең нәтиҗәсе булып йомгаклау пленар утырышы өчен эшләнгән тәкъдимнәр булды.

Фотогалерея: