• Русский
  • Татарча

Мәгариф хезмәткәрләренең «Махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балаларга ярдәм: нәтиҗәле практика һәм перспективалар» республика август киңәшмәсе секциясе

Республика педагогларының август киңәшмәсе кысаларында 2021 елның 1 июлендә Әлмәт шәһәрендә «Махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балаларга ярдәм итү: нәтиҗәле практикалар һәм перспективалар» дигән секция утырышы узды.
Секция эшендә 150дән артык кеше катнашты. Алар - физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту мәсьәләләрен алып баручы муниципаль мәгариф идарәсе органнары методистлары, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дәүләт гомуми белем бирү учреждениеләре директорлары, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен башлангыч гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә кертүне тәэмин итүче база мәктәпләре директорлары, территориаль психологик-медик-педагогик комиссияләр җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, «ТИСБИ» Идарә университеты вәкилләре.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы мөдире К.Ш. Шәрифҗанова «Инклюзия штрихларда: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар» темасы белән чыгыш ясады.
Секция кысаларында Әлмәт шәһәренең 5 белем бирү учреждениесендә балаларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтү буенча ачык чаралар, тәҗрибә презентацияләре һәм белгечләрнең чыгышлары тәкъдим ителде.
Секциянең пленар утырышы барышында Татарстанның махсус һәм инклюзив белем бирү өлкәсендәге иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы булды.
Секция эшенең нәтиҗәсе булып мәгариф системасының педагогик хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы өчен тәкъдимнәр булды.

Фотогалерея: