• Русский
  • Татарча

«Мәгариф субъектларын психологик озата баруның актуаль бурычлары: технологияләр һәм ысуллар, эш тәҗрибәсе» форумын үткәрү турында

2021 елның 28 июнендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы, гамәлгә куючының дәүләт биреме кысаларында “Мәгариф субъектларын психологик яктан озата баруның актуаль бурычлары: технологияләр һәм ысуллар, эш тәҗрибәсе” форумы уздырды. Форумда мәгариф оешмаларының педагог-психологлары, педагог-психологларның район методик берләшмәләре җитәкчеләре - барлыгы 51 кеше катнашты.

Форум программасына шулай ук мәгариф субъектларын психологик озата бару буенча актуаль темаларга мастер-класслар да кертелгән иде

  • «Укытучы-укучы» үзара хезмәттәшлеге системасында уку конфликтларын нәтиҗәле хәл итү методлары һәм алымнары, Шәрифҗанова Кадрия Шәүкатовна, педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты;
  • «Белем бирүдә һәм үсештә шәхесне клиник-психологик озата бару», Кедрова Ирина Анатольевна, педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы доценты, психология фәннәре кандидаты;
  • "Мәгариф оешмасы шартларында педагогларга психологик консультация бирү үзенчәлекләре", Лушпаева Ирина Игоревна, педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы доценты, психология фәннәре кандидаты;
  • "Балалар-яшүсмерләр арасында суицидны профилактикалау нигезләре (эш тәҗрибәсеннән)," Нәфиева Зарина Фәрид кызы, "Росток" үзәгенең ГАОУ педагог-психологы; 
  • "Буллинг - XXI гасыр проблемасы", Бадалова Эсмира Юрьевна, педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы өлкән укытучысы.

Психологик ярдәм күрсәтү буенча тәкъдим ителгән инновацион тәҗрибә белгечләргә укучылар һәм ата-аналар белән уртак эшчәнлекне нәтиҗәле оештырырга, психопрофилактика һәм коррекция-үсеш юнәлешләрен камилләштерергә, үткәрелә торган агарту эшенең нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәчәк.

Фотогалерея: