• Русский
  • Татарча

Түбән Камада Татарстан Республикасы мәгариф системасында тәрбия эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 нче елның 28 нче июнендә Республика педагогларының август киңәшмәсе кысаларында Түбән Кама шәһәрендә Татарстан Республикасы тәрбия юнәлешендәге педагогик хезмәткәрләрнең "Балаларга өстәмә белем бирүне үстерүнең перспектив модельләре. Актуаль проблемалары»  секция утырышы үткәрелде.
Секция эшендә 420 кеше катнашты: район башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) башлыкларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары; балаларга өстәмә белем бирү оешмалары директорлары; ППМС-үзәкләр директорлары; спорт-сәламәтләндерү юнәлешендә эшләүче район мәгариф бүлекләре (идарәләре) методистлары, шулай ук балалар хәрәкәте мәсьәләләре; муниципаль районнарның опека һәм попечительлек органнары белгечләре; ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен оешмалар директорлары; ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга гаилә коруга ярдәм итү, тәрбиягә бала алган гаиләләрне әзерләү һәм алып бару үзәкләре директорлары.
Пленар утырышта онлайн режимында Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Ринат кызы Фазлыева, "Нәфис иҗат һәм гуманитар технологияләр үсеше" Бөтенроссия үзәге директоры Оксана Валерьевна Гончарова, Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсенең техник күзәтчелек һәм теркәү – имтихан эше бүлеге башлыгы урынбасары Дамир Равил улы Бикмөхәммәтов, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдар Шамил улы Галиев катнашты.
Пленар утырышта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Асадуллина Алсу Мөниб кызы, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-мәгариф идарәсе башлыгы Гинниятуллин Рамил Мәүлет улы, «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты»ның Педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы доценты, Татарстан Республикасы мәгариф системасында  штаттан тыш баш эксперт-психолог Лушпаева Ирина Игоревна, «1370 нче мәктәп»нең идарә Советы Рәисе, Мәскәү шәһәре мәгариф департаментының ата-аналар җәмәгатьчелегенең шәһәр эксперт-консультатив советы әгъзасы, Intalent һәм InLearno платформаларына нигез салучы Костин Александр Александрович турыдан-туры катнашты.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары А.М. Асадуллина «Балаларга өстәмә белем бирүне үстерүнең перспектив модельләре. Актуаль проблемалары» темасына чыгыш ясады.
Пленар утырыш барышында республиканың белем бирү оешмаларында тәрбия эшен карап тоту һәм оештыруның актуаль мәсьәләләре, укучыларны террорчылык идеологиясенә җәлеп итү куркынычларын киметү буенча бурычлар, деструктив виртуаль бергәлек; хәзерге шартларда Татарстан Республикасы психологик хезмәтенең эшчәнлеген камилләштерү, балалар юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау юнәлешләре каралды,
Секция 6 төрле мәйданчыкта эшләде. Секция утырышларының беренче өлешендә тематик мәйданчыклар эшләде, анда коллегалар республикада балалар хәрәкәте һәм мәктәп спортын үстерү, гаилә һәм мәктәп, белем бирү процессында катнашучыларны психологик-педагогик яктан тәэмин итү мәсьәләләре буенча кызыклы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, Татарстанда Балаларга өстәмә белем бирү системасын үстерүнең максатчан моделе турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы мәгариф системасы педагогика хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы өчен тәкъдимнәр секция эшенең нәтиҗәсе булды.

Фотогалерея: