• Русский
  • Татарча

«Полилингвизм шартларында тел: лингвистик контрастлар һәм методик проблемалар» темасы буенча РФ гуманитар профиль педагогларының квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру

“Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты”ның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы 2021 елның 21 июненнән 03 июленә кадәр туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының, “Тел - полилингвизм шартларында: лингвистик контрастлар һәм методик проблемалар” темасына 72 сәгать күләмендәге өстәмә һөнәри белем бирү программасы тормышка ашырылды. Россиянең 13 төбәгеннән 40 педагог белем алган. Курслар кураторы Фәттахова Р.Ф., татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты.

Программа онлайн-лекцияләр, презентацияләр, онлайн-консультацияләр, виртуаль стажировка рәвешендә электрон уку һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып гамәлгә ашырылды. Тыңлаучылар кирәкле белем, күнекмәләр алырга мөмкинлек бирә торган уңайлы график һәм эш режимын, укучыларның мәнфәгатьләренә һәм ихтыяҗларына бәйле рәвештә карала торган мәсьәләләр даирәсенә төзәтмәләр кертергә мөмкинлек бирә торган программаның ачыклыгын һәм уңайлы булуын, килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә торган курсның укытучылары һәм кураторлары белән элемтәнең булуын билгеләп үттеләр.

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "7 нче Арча урта гомуми белем бирү мәктәбе" тыңлаучылар өчен виртуаль стажировка: видео-дәресләр, мастер-класслар, тренинглар, дискуссияләр, милли белем бирү буенча дәрестән тыш дәресләр үткәрде.

Тыңлаучыларны укыту эшләнелгән индивидуаль проектларны онлайн режимда 2021 елның 03 июлендә уңышлы яклау белән тәмамланды.