• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары өчен тәрбия бирүнең якынча эш программасы

Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары өчен тәрбия бирүнең якынча эш программасын юллады.

Якынча программа белем бирү процессының гомуми белем бирү дәрәҗәсендә бердәмлегенә һәм дәвамлылыгына нигезләнә, төп милли кыйммәтләрне формалаштыруга, җәмгыятьтә кабул ителгән үз-үзеңне тоту нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәүгә юнәлдерелгән.

Программа "Россия мәгариф академиясенең балачак, гаилә һәм тәрбия институты" федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе тарафыннан эшләнгән һәм киң дәрәҗәдә профессиональ-иҗтимагый фикер алышулар аша узган.
Якынча программа гомуми белем бирү буенча Федераль укыту - методик берләшмәсе карары белән хупланган һәм порталда төп гомуми белем бирү программалары реестрында урнаштырылган: https://fgosreestr.ru

Программага сылтама https://fgosreestr.ru/registry/primernaja-programma-vospitanija/