• Русский
  • Татарча

Яшь педагоглар өчен «TeachMeet» семинары (ФИП “Укытучы 2.0”) семинары

2018 елның 12 декабрендә Казан шәһәренең 7 нче лицей-интернаты базасында гомуми белем бирү оешмаларының яшь педагоглары өчен “TeachMeet” форматында “Менеджмент сыйныфы” темасына уку-өйрәтү семинары үтте. Чара башында ТР Мәгарифне үстерү институтының тәрбия, өстәмә белем һәм асоциаль үз-үзеңне тотуны профилактикалау лабораториясе мөдире Шәехов Марат Рәшит улы институтның яшь педагогларга ярдәм итү системасы турында сөйләп узды.

Алга таба семинар программасы буенча әлеге лицей укытучылары һәм чакырылган спикерлар чыгыш ясады. Биология укытучысы Илдар Яхин “Дәрестә видеоны нәтиҗәле куллану” темасын ачып бирде, инглиз теле укытучысы Госман Гайнуллин дәрестә укучыларны оештыруның 3 нәтиҗәле ысулын күрсәтте. “Иннополис” мәктәбенең география укытучысы Дмитрий Шакирҗанов “Төркемнәрдә эш” темасы буенча чыгыш ясады. 2 нче лицей-интернатның математика укытучысы, “Ел укытучысы – 2017” Бөтенроссия конкурсының финал этабы призеры Алмаз Хәмидуллин “Укытучының һөнәри үсеше” темасына, ә Әлмәт шәһәренең 1 нче лицей-интернаты чит телләр укытучысы Райнур Хәмидуллин дәресләрдә «EduScrum» алымнарын куллану турында сөйләделәр. Казан шәһәренең 1 нче татар гимназиясе физика укытучысы, “Ел укытучысы-2017” Бөтенроссия конкурсының финал этабында катнашкан Радик Хәбиров дәрестә кызыксындыру алымнары турында чыгыш ясады.

Чара ахырында ТР Мәгарифне үстерү институтының фәнни хезмәткәре Эльмира Симашева тарафыннан “Уңышлы кешеләр тарихы” темасына тренинг үткәрелде.

Семинарда катнашучыларга укытучылар җәмәгатьчелеге ягыннан үзара ярдәмләшү мохитына күмелү, талантлы һәм актив хезмәттәшләр белән үзара мөнәсәбәтләрнең таянычын тою уңай хисләр уятты.

Әгәр сез әлеге чарада катнаша алмаган яки аны карарга өлгермәгән булсагыз, әлеге сылтама буенча керә аласыз: https://youtu.be/gVUdO9JspOU. Анда сез үзегезне кызыксындырган темалар буенча да сораулар калдыра аласыз.

Чарадан фотоларны әлеге альбомнан карау мөмкин: https://photos.app.goo.gl/nj2AZw7vvEMZ1CaN9.

«TeachMeet» яңалыклары белән ВК төркемендә таныша аласыз: https://vk.com/teach_meet

Оештыручылар әгәр сез бер-ике минут вакытыгызны биреп, әлеге чара турында үз фикерләрегезне калдырсагыз, сезгә бик тә рәхмәтле булырлар. Моның өчен https://goo.gl/forms/qmPCNaT4AtYP4YSA2 сылтамасы буенча керегез. Бу исә киләчәктә мондый чараларны тагын да файдалырак һәм кызыклырак итү мөмкинлеге бирәчәк.

Сезне “Укытучы 2.0” федераль инновацияле проект чараларында катнашырга һәм чыгыш ясарга көтеп калабыз!
Фотогалерея