• Русский
  • Татарча

"Мәгариф вакыты" халыкара форумы

Педагогик эшчәнлекне заманча мәгълүмати-технологик киңлектә популярлаштыру максатыннан, 2021 елның 27 августында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан «Мәгариф вакыты» (алга таба – Форум) халыкара форумы үткәрелә.

Чара Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте Йорты мәйданчыгында узачак (Мәскәү өлкәсе, Красногорск шәһәре, Төзүчеләр бульвары, 1.

Форумны үткәрү мәгариф системасы үсешендә үзгәрешләрнең төп юнәлешләрен тәкъдим итәргә, мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләре буенча фикер алышырга, киләсе уку елына мәктәпкәчә, өстәмә, гомуми, һөнәри һәм югары педагогик белем бирү системасының төп юнәлешләрен һәм максатчан ориентирларын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. Форумда мәгарифне үстерү өлкәсендә әйдәп баручы халыкара һәм россия экспертлары, мәгариф системасы җитәкчеләре, педагоглар катнашачак.