• Русский
  • Татарча

Актаныш районында бүген мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең «Татарстан Республикасы мәгарифе - һәркем өчен мөмкинлекләр территориясе» республика август киңәшмәсенең пленар утырышы уза

Утырыш эшендә мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, министрлык вәкилләре, республика муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре, район бүлекләре (идарәләре) башлыклары һәм башкалар катнаша.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының юнәлешләр буенча урынбасарлары, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе коррупциягә каршы мониторинг бүлеге мөдире Рөстәм Гаязов, Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлеге идарәчесе урынбасары Сәрия Сираҗиева чыгышлары планлаштырыла.

Пленар утырыш алдыннан кунаклар өчен Шәрип Шәймиев йорты-музее, «Бабайда кунакта» мәдәният һәм ял паркы буйлап экскурсия уздырдылар. Катнашучылар шулай ук Актаныш 7 нче балалар бакчасында, Актаныш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе-балалар бакчасында, Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет интернат-мәктәбендә, «Адымнар - Актаныш» полилингваль комплексында һәм җирле технология техникумында булдылар.