• Русский
  • Татарча

«Мәгарифтә остазлык: хәзерге теория һәм инновацион практика» III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

2021 елның 28-29 октябрендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе «Мәгарифтә остазлык: заманча теория һәм инновацион практика» III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.

Конференциянең максаты: мәктәпләрдә, вузларда, өстәмә һәм урта һөнәри белем бирү системасында остазлык буенча стратегияләрне һәм технологияләрне сайлауда ярдәм итү.

Конференциянең Бурычлары:

  • Мәгариф хезмәткәрләренең фәнни һәм педагогик хезмәттәшлеген ныгыту;
  • Тупланган мәгълүмат, тәҗрибә һәм идеяләр белән үзара алмашу, әле ачылмаган проблемаларны эзләү һәм аларны уртак хәл итү;
  • Мәгариф өлкәсендә фәннең яңа казанышлары турында конференциядә катнашучыларның мәгълүматлылыгын арттыру;
  • Конференциядә катнашучыларның гамәли казанышларын күрсәтү;
  • Яңа профессиональ элемтәләр урнаштыру.

Конференциядә катнашу өчен мәгариф белән идарә итү органнары вәкилләре, мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары, балаларга өстәмә белем бирү системасында, урта һәм югары һөнәри белем бирү системасында эшләүче җитәкчеләр һәм педагоглар, Россия Федерациясе субъектларының мәгарифне үстерү институтлары галимнәре һәм белгечләре чакырыла.
Гаризалар һәм Мәкаләләр 2021 елның 18 октябренә кадәр кабул ителә.

Материалларны теркәү һәм йөкләү өчен сылтама: https://forms кgle/eTECirH8cMyehhrh7
Конференция турында нигезләмә: https://clck.ru/XBnH4