• Русский
  • Татарча

«Крутушка» XII Халыкара этник фестивале

28-29 августта «Байтик» лагеренда «Крутушка» XII Халыкара этник фестивале узды. Фестиваль республикада гына түгел, аннан читтә дә яхшы билгеле. Чара программасына театр һәм анимация күрсәтмәләре, мастер-класслар, күргәзмәләр, ярминкә һәм төрле юнәлешләр һәм башкаручылар составы буенча төрледән-төрле музыкаль программа кертелгән.

Әлеге чараны оештыручыларның берсе - ТР Мәгарифне үстерү институтының өлкән фәнни хезмәткәре Наталья Борисовна Кондратьева. Аның ярдәмендә фестивальнең концерт программаларында катнашу нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның җирле җыр традицияләрен саклап калучы күренекле аутентик коллективлар тәкъдим ителде. Быел фестивальдә катнашучыларны музыкаль этнографик юнәлеш белән Кукмара районы Починок Сутер авылыннан «Инвожо», Питрәч районының Керәшен Сәрдәсеннән «Чулпы», Чүпрәле районыннан «Хелхем» һәм Мамадыш районыннан «Урагай» һ. б. коллективлар таныштырды. .

Мәдәни-агарту лекцияләре программасы кысаларында Н. Б.Кондратьева «Җәйге экспедицияләрнең этнографик табылдыклары» дигән доклад белән чыгыш ясады.

Фотогалерея: