• Русский
  • Татарча

“Педагог-психологның һөнәри стандарты кысаларында белем бирү процессына психологик-педагогик ярдәм итү” республика семинарлары циклын үткәрү

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 2018 елга Дәүләт биремен үтәү буенча Татарстан Республикасы педагоглары өчен “Педагог-психологның һөнәри стандарты кысаларында белем бирү процессына психологик-педагогик ярдәм итү” актуаль темасына гамәли-ориентирлы семинарлар оештырылды һәм уздырылды (9 июнь, 21 сентябрь, 13 декабрь).

“Педагог-психолог (мәгариф өлкәсендә психолог) һөнәри стандартын кертү һәм гамәлгә ашыру кыенлыклары педагогик җәмәгатьчелек өчен семинар күнегүләре циклы форматында фикер алышуны таләп итте. Семинарларда педагогика, психология һәм андрогогика кафедрасы профессор-укытучылар составы тарафыннан педагог-психолог һөнәри стандарты концепциясе һәм эчтәлеге тәкъдим ителде. Педагог-психологның хезмәти вазифаларының гомумиләштерелгән сыйфатламалары, хезмәт килешүен һәм нәтиҗәле контракт төзүгә бәйле норматив-хокукый актлар аеруча зур кызыксыну уятты. Һөнәри стандарт педагог-психологны әзерләү һәм үстерүдә үзенәлекле чара буларак карала. Шулай ук төрле белем бирү учреждениеләрендә, төрле яшьләрдәге укычылар категорияләре белән эшләгән педагог-психологның һөнәри компетентлылыгына кагылышлы мәсьләләр дә каралды. Төрле белем бирү учреждениеләрендә белем бирү процессына психологик-педагогик ярдәм итү мәсьәләсе актуаль булып кала бирә.

Хәзерге вакытта белем бирү оешмаларында уңайлылык һәм куркынычсызлык мохитына психологик экспертиза мәсьләсе тиешенчә эшләнмәгән һәм педагог-психологлардан аерым игътибар таләп итә. Эшкә йомгак ясау түгәрәк өстәл форматынлда үтте. Семинарларда катнашучылар әлеге мәсьләләрне карау һәм алар турында фикер алышу бик тә вакытлы булуын билгеләп үттеләр һәм семинарны оештыручыларга рәхмәтләрен ирештерделәр.

Фотогалерея