• Русский
  • Татарча

"Грант эзләү: проектны ничек дөрес итеп әзерләргә" семинары

2021 елның 1 ноябрендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә «Грант эзләү: проектны ничек дөрес итеп әзерләргә» дип аталган белем бирү семинары узды. Семинар эшендә Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм муниципаль районнарыннан, шулай ук Россия Федерациясе субъектларыннан, Чувашия Республикасыннан һәм Саратов өлкәсеннән килгән мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары катнашты.

Семинар спикерлары булып:

- Фәлсәфә фәннәре докторы, «В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты» югары һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесенең стратегик инициативалар буенча ректор киңәшчесе, КИУның фәлсәфә һәм социаль-сәяси дисциплина кафедрасы профессоры, ТР Иҗтимагый палатасы эксперты, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык эксперты, Рус географик җәмгыяте эксперты Агапов Олег Дмитриевич;
- Социология фәннәре кандидаты, институтның мәгълүмати-аналитик бүлеге башлыгы Дәүләтшина Лилия Авальевна чыгыш ясады.

Семинар барышында грант проектларын әзерләү, грант гаризаларын язу һәм рәсмиләштерү мәсьәләләре каралды, шулай ук конкурска тәкъдим ителә торган инициативаларны сайлап алганда кулланыла торган эксперт бәяләве методикасына анализ ясалды.

Семинарда катнашучылар аның зур практик әһәмиятен, актуальлеген һәм үз вакытында булуын билгеләп үттеләр.

Фотогалерея: