• Русский
  • Татарча

"Чит телле белем бирүне модернизацияләү шартларында чит тел укытучысының эшчәнлеге" Татарстан Республикасы чит тел укытучылары өчен квалификация күтәрү курслары

Гамәлгә куючының дәүләт биреме чаралары планын үтәү йөзеннән (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2020 елның 25 декабрендәге 1406/20 номерлы боерыгы) Татарстан Республикасы чит тел укытучылары өчен «Чит телле белем бирүне модернизацияләү шартларында чит тел укытучысының эшчәнлеге» темасы буенча квалификация күтәрү курслары оештырылды һәм үткәрелде.
Квалификация күтәрү курсларын Казан шәһәреннән һәм Татарстан Республикасының 6 муниципаль районыннан чит тел укытучылары уңышлы гына үзләштерделәр.
Курс тыңлаучылары дәресләрнең практик юнәлешле булуын һәм эчтәлеген, мәгълүматның югары әһәмиятен һәм актуальлеген билгеләп үттеләр. Курсның дистанцион модуле тыңлаучыларны чит телне укытуның заманча алымнары белән таныштырды.
Виртуаль стажировка кысаларында тыңлаучылар мастер-класслар, дәресләр фрагментлары һәм Татарстан Республикасының чит тел укытучыларының дәрестән тыш эшчәнлеге белән таныштылар. Шулай ук тыңлаучылар «"Чит тел" укыту предметының тәрбия аспекты» темасына түгәрәк өстәл дискуссиясендә актив катнаштылар.
Тыңлаучыларны укыту 2021 елның 13 ноябрендә онлайн режимда шәхси проектларны яклау белән тәмамланды.

Фотогалерея: